2020 елның 6 августында Кама Тамагында "Автоледи 2020" конкурсы узды. Конкурста Кама Тамагы районыннан 6 хатын-кыз катнашты. Конкурсны оештыручылар - ТР ЮХИДИ идарәсе.
Конкурсның беренче этабында катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча имтихан тапшырдылар.
Икенче этап - мәйданчыкта машина йөртү осталыгын күрсәтү булды.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: өченче урын - Елена Слащева (машина йөртү стажы ярты ел); икенче урын - Альбина Бикташева (машина йөртү стажы 6 ел); беренче урын - Кама Тамагының "Автоледи 2020" - Антоновкадан Гөлфия Сафина, 10 ел рәсми машина йөртү стажы булган тәҗрибәле конкурсант. Лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!
Барлык конкурсантларга катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез! Барлык катнашучылар да конкурсны оештыручылардан истәлекле бүләкләр һәм призлар (видеорегистратор, партроник, арткы төрдәге камера һәм телефоннар өчен держатель) белән бүләкләнде.
Катнашучыларның сүзләренә караганда, конкурс дустанә атмосферада узды һәм алар барысы да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Конкурсны оештыручылар киләсе елда конкурсантлар күбрәк булыр дип өметләнәләр.