Терлекчелек биналарын кышка әзерләү

2020 елның 7 августы, җомга

       Авыл хуҗалыгы терлекләре өчен көтү сезоны бара, бу чорда терлекчелек биналарын кышкы абзарда тотуга әзерләү эшләрен башкарып өлгерергә кирәк. Шуңа күрә район хуҗалыкларында терлекчелек биналарын ремонтлауга планлы тотындылар.

       «Бортас» агрофирмасы «ҖЧҖнең «Бортас» бүлекчәсендә бозаулар абзары ремонтланды, агартылды, дезинфекцияләнде, бала тудыру бүлеге чистартылды, идәннәрне алыштырдылар. Бүлекчә төзелеш материаллары белән тәэмин ителгән. Бригада эшли, бүгенге көндә керү юлларын ремонлау бара, ферма территориясе чүп үләннәреннән тулысынча чистартылган.

       Шул ук хуҗалыкның «Яңа Сала» бүлегенең «Шәпкә» бүлекчәсендә дүрт рәтле сыер абзарын ремонтлау төгәлләнеп килә, чистарту эшләре бара, идәннәр алыштырыла, агарту, керү юлларын ремонтлана. Карданы ремонтлау бара.

        "Барыш" бүлекчәсендә механик чистарту, дезинфекция, агарту үткәрелде. Идәннәрне алыштыру төгәлләнеп килә.

        Калган хуҗалыкларга да ремонт эшләрен тизләтергә кирәк. Шуны истә тотарга кирәк, алда кыш. Хуҗалыкның  киләсе ел дәвамындагы иминлеге, уңышлары кышка  әзерлек белән турыдан-туры бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International