Бүген, 2020 елның 7 августында, район мәдәният йортында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы катнашында районның киләчәк үсеше концепциясе буенча фикер алыштылар.
Бүген "Кама Тамагы" туристик-рекреация кластеры проектын эшләүчеләр проект турында җентекләп сөйләшү өчен районга килделәр.
Исегезгә төшерәбез, татарстанлыларның тавыш бирүдә актив катнашуы һәм ярдәме белән «Кама Тамагы» - туристик-рекреация кластеры проекты Россиядә туристлык-рекреация кластерларын булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы финалына чыкты һәм 30 финалист арасына керде, аларның 10сы финанслау һәм үсеш алачак.
Конкурста җиңү цивилизацияле ял итү, республика буенча гаилә сәяхәтләре һәм районның һәм Татарстанның табигый байлыкларын саклау өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк.