ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенең гражданнарны бергәләп кабул итүе

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

       2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.

       2020 елның 18 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

       Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

       Сәрия Сабурская һәм Рөстәм Галявовка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International