«Җиңү солдатлары» батырлык дәресе

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

  «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» исемле хәтер акциясе кысаларында Осинники авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Җиңү солдатлары» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде.

  Акциянең максаты: Россия укучыларында Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, яшь Бөек Ватан сугышы Геройларының батырлыкларын өйрәнү, Яшьләргә патриотик тәрбия бирү.

  Чара музей почмагы күргәзмәсе янында үткәрелде. Солдат киеме, гармун, хәрби җырлар... "Алар сугыштан кайтмады" һәм "Җиңү белән кайттылар" исемлекләрендә балалар үзләренең бабаларының исемнәрен таптылар. «Салют, Пионерия» китабы буенча " Сугыш һәм балалар "дигән әңгәмә үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International