Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Кама Тамагы муниципаль районына эш сәфәре

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

       Бүген, 2020 елның 12 августында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм Заражлы Каратайдагы яңа балалар лагере территориясендә булды, Татарстан Республикасы Президентын Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов озата йөрде.

       Визит барышында Рөстәм Нургалиевич авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Марат Азат улы Җәббаров; «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Җиһаншин Азат Илдус улы; «ТАЛ-Агро» ИК генераль директоры Вәлиев Илһам Госман улы һәм башка рәсми затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International