Кама Тамагы муниципаль районында гражданнар җыеннары үткәрелә.
2020 елның 13 августында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Иске Барыш авыл җирлегендә халык җыены булып узды.
Җыелышта район хезмәтләре җитәкчеләре һәм актив халык катнашты.
2020 елның 7 ае эшенә йомгак ясалды, ел ахырына кадәр куелган планнар һәм бурычлар тикшерелде.
Беренче булып авыл җирлеге башлыгы Җиһаншин Илшат Рәхимҗан улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру турында чыгыш ясады.
Авыл хуҗалыгы бүлекчәсе җитәкчесе Сабиров Мөслим Әбрар улының авыл хуҗалыгы эшләренең барышы турында мәгълүматы булды.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына - авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат белән Вәлиев Илфат Илдар улы чыгыш ясады.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы үзенең чыгышында муниципаль район территориясендә максатчан программаларны тормышка ашыру һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять турында сөйләде.
Җыелыш ахырында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.