Шагунова Антонина Васильеваның 95 яшьлек юбилее

2020 елның 14 августы, җомга

     2020 елның 14 августында Шагунова Антонина Васильевнаны 95 яшьлек юбилее белән шәһәр тибындагы поселогы башлыгы котлады. Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнин Владимир Павлович һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимир кызы катнаштылар.

     Антонина Васильевнага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм район Башлыгы исеменнән котлаулар тапшырылды.

       Шагунова Антонина Васильева 1925 елның 14 августында Богородское авылында туа. Әтисе Василий Павлович 1942 елда фронтка китә, әнисе балалар белән кала. Балалар өлкәннәр белән беррәттән хуҗалык буенча бөтен эшне башкаралар. 9 сыйныфны тәмамлагач, дебаркадерда эшли, ташыган йөкне кабул итә. Иделне күтәрәләр, дебаркадерны алып китәләр һәм Антонина Васильевна эшсез кала. Пекарняга җыештыручы булып эшкә урнаша. Анда апасы һәм әнисе белэн бергә эшли. 1944 елның августында әнисе, Клавдия Николаевна, үпкәсенә салкын тидерә һәм үлә. Антонина Васильевнага ул вакытта 19 яшь була. Әтисе сугыштан соң ике ел Япония сугышында катнаша һәм 1947 елның ахырында өенә кайта. Ике балалы хатынга өйләнә. “Дус яшәдек, үги әни безне үз балалары кебек яратты” – дип искә ала Антонина Васильевна.

       1955 елда Антонина Васильевна ире белән Әстерханга күченәләр. Балыкчыларга төзелгән  барак йортларында яшәгәннәр. Ул улының фаҗигале үлемен бик авыр кичерә. Берничә елдан соң производствода ире фаҗигале төстә вафат була.

       2005 елда Антонина Васильевна туган ягына кайта. Хәзерге вакытта Кама Тамагы үзәгендә бөтен уңайлыклары булган фатирда яши. Якыннары, туганнары, дуслары һәрвакыт хәлен белешеп торалар һәм ярдәмгә киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International