Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында гражданнар җыеннары

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

       Бүген, 2020 елның 17 августында, Кама Тамагы муниципаль районының Олы Кариле һәм Балтач авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды.

       Җыелышта район хезмәтләре җитәкчеләре һәм җирлекләрнең актив кешеләре катнашты.

       2020 елның 7 аенда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2020 ел ахырына кадәр үзара салым акчасына башкарылган эшләрне башкару бурычлары билгеләнде.

       Җыелыш ахырында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International