Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2020 елның 19 августыннан 2 сентябренә кадәр балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Белгечләр балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләр белгечләрдән консультацияләр ала алалар:

• кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча тәүлек буе эшли торган режимда;

• кулланучылар өчен консультация үзәгендә (843) 221-90-16 телефоны буенча көн саен 09.00 дән 17.00 гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00 дән 13.00 гә кадәр тәнәфес;

• Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә 2733485 - көн саен 10.00-17.00 (шимбә һәм якшәмбедән кала), тәнәфес 12.00-12.45.

* Яшел Үзән территориаль бүлегендә 8 (84377) 2-12-46 телефоны буенча дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 10.00-17.00; җомга: 10.00-15.45.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International