Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге социаль хезмәтләр алу хокукына ия, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль ташламачылар, алдан язылу буенча, Пенсия фондының территориаль органнарына яки Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша тиешле гариза бирә һәм социаль пакет алу хокукын кире кайтара алуларын искә төшерә. Алдан әйтелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә ала:
рецептлар буенча медицина куллану өчен дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары;
төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламалар;
шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта түләүсез йөрү.
«Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар арасыннан аерым категорияләр керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңнән артык кеше ала", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мөһим! Дару препаратларын дәүләт даруханәләре, төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юллама – Социаль иминият фонды, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта – РТЮ тәкъдим итә.
ТР буенча ОПФР матбугат хезмәте