17 августтан башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә перчатка кию гамәлдән чыгарыла. Бүген бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ». «Перчаткаларны мәҗбүри кию туктатыла. Мөрәҗәгатьләр бик күп. Без аңлыйбыз, бар җирдә дә куллар өчен антисептиклар бар, бу булырга тиеш тә. Алар булган җирдә без перчаткаларны мәҗбүри киюне бетерәбез», — диде ул. Шул ук вакытта җәмәгать урыннарында элеккечә үк битлек кияргә кирәк булачак. Алдарак 17 августтан республикада театр, кино, концерт заллары һәм цирк эшли башлаячак, дип хәбәр иткән идек.