Бүген, 25 август көнне, күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан, аның туган авылы Олы Мәрәтхуҗа авылында тантаналы чара узды. Анда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артистлары "Гөргери кияүләре"спектакленнән өзек белән катнашты. Театр директоры Рөстәм Галиев Кама Тамагы районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук Музей-усадьба территориясендә безнең район үзешчәннәре чыгыш ясады.