Кырлардан хәбәрләр: Татарстанда көзге чәчүгә керештеләр

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Республикада чәчү кампаниясенә беренчеләрдән булып Питрәч, Лениногорск, Тукай, Балык Бистәсе, Бөгелмә һәм Сарман районнары игенчеләре кереште.

«Бүгенге көндә Сарман районында 1775 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Эшкә барлык хуҗалыклар да җәлеп ителгән. Уҗым культуралары сидераль парларда чәчеләчәк, аларның мәйданы 15 900 гектар тәшкил итә. Шуның 2300 гектарында известьлау үткәрелде, минераль һәм органик ашламалар кертелде», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов.

Быел районда уҗым культуралары 17 825 га мәйданда чәчү планлаштырыла, шул исәптән бодай - 15 708 га һәм арыш - 2117 га.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, быел республика буенча кимендә 552 мең көзге культураларга чәчү планлаштырыла. 405 мең га бодай чәчеләчәк, көзге арыш - 131 мең га.

Бүгенгә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 799,7 мең га мәйданда җыелган, бу барлык культураларның 53%ын тәшкил итә. 3 млн. 104 мең тонна ашлык җыелган, шул исәптән 1399,7 мең тонна көзге бодай 

329,5 мең тонна көзге арыш, 1049,1 мең тонна арпа һәм 127,3 мең тонна борчак. Бөртеклеләрнең уртача уңдырышлылыгы - 38,8 ц/га.

Бүген игенчеләрнең төп бурычы - сезонлы кыр эшләрен сыйфатлы һәм үз вакытында башкару, атап әйткәндә - урып-җыюны һәм көзге чәчүне уздыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International