Гришина Галина Аркадий кызының 90 яшьлек юбилее

2020 елның 28 августы, җомга

27 августа 2020 елда хөрмәтле Галина Аркадий кызын Куйбышев Затон штп башлыгы Николай Борис улы Ефимов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Елена Владимир кызы Сороковнина һәм территориаль иҗтимагый совет рәисе Альмира Кадыйр кызы Винникова 90 яшлек юбилее белән котладылар.

Аңа чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерацыясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар тапшырдылар.

1930 елның 27 августында Куйбышев районы Гири күленең авылында туа.

1946 елда Затон мәктәбен тәмамлаганнан соң, Куйбышев педучилищесына укырга керә.

1949 елда педучилищены бетергәч, Гир күл авылында пионервожатый булып эшли.

Аннан сон яшләр өчен ачылган кичке мәктәптә эшли башлый. Ул 1954 елдан алып 1974 елга кадәр эшли.

1974 елда балалар бакчасында Куйбышев исеме ЕРСЗта мөдир булып эшли.

Галина Аркадий кызы күп тапкыр балаларны укыту-тәрбия эшләре буенча грамоталар, дипломнар белән бүләкләнә.

Ул һәрвакыт мәктәп һәм бистәнең иҗтимагый тормышында актив катнашты.

Берничә тапкыр бистә Советы депутаты булып сайлана, һәр вакыт үзешчән сәнгатьтә катнашып килә.

Бөек Ватан сугыш елларында тыл хезмәткәре буларак, ул юбилей медальләре  белән бүләкләнде.

Тол хатын, ире 1987 елда вафат булган. Галина Аркадий кызының 1954 елда туган кыз белән малае бар.

Аның  дурт оныгы, өч оныкчыгы бар.

Без Галина Аркадий кызына исәнлек-саулык, нык саләмәтлек, озын гомерләр теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International