Республика көненә Россия-24 ТВ-каналында Брилевның «Идел, Кама һәм аларның кушылдыклары" фильмын күрсәтәчәкләр».

2020 елның 28 августы, җомга

Россиянең танылган журналисты һәм телетапшырулар алып баручысы, җәмәгать эшлеклесе Сергей Брилев бу җәйдә республикабыз оешуның бер гасырлык юбилеена багышланган фильм төшерүдә катнашу өчен Татарстанга килде.

Фильмның бер өлеше ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә булачак. Нәкъ менә шул өлеш Кама Тамагы янындагы Идел киңлекләрендә төшерелә. Исәпкә алсак күптән түгел генә «Беренче канал» безнең районның туристик истәлекле урыннары турында фильм төшергән, «Россия» икенче үзәк телеканалыннан  россиялеләр Кама Тамагын Иделдән күрә алачаклар.

Фильмны бу ял көннәрендә Россия-24 каналында карарга мөмкин: 29 август, 12.00 һәм 22.00, 30 август, 9.00, 14.00 һәм 19.00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International