Якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре һәм биналар милекчеләрен, арендаторларын, активистларны һәм җирле берләшмә вәкилләрен, эшмәкәрләрне һәм районның киләчәгенә битараф булмаган барлык кешеләрне чакырабыз. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча «Кама Тамагы» экокластерын үстерү концепциясе очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып эшләнеп бетәчәк.
Халык белән очрашу 2020 елның 2 сентябрендә 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 105 нче йорт адресы буенча (Кама Тамагы районының Җирлекара үзәк китапханәсе) узачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның ике проекты Россия Федерациясе стратегик инициативалар агентлыгының туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы финалында җиңү өчен көрәшә. Бу-Татарстанның Биектау һәм Кама Тамагы районнарында экокластерлар булдыру проектлары. Хәзер конкурсның акселерация программасы кысаларында республика командасы проектларны федераль экспертлар контролендә эшли. Бу эшнең нәтиҗәсе буларак, Татарстан командасы сентябрь уртасында Мәскәүдә яклауга тәкъдим итәчәк мастер-планнар булачак. Октябрь аенда нәтиҗәләр игълан ителәчәк. Конкурс комиссиясе туристлык-рекреация кластерларын үстерү өчен 10 пилот территорияне сайлаячак, алар үз проектларын гамәлгә ашыруга федераль ярдәм алачак.
Конкурс яңалыкларын һәм проектның рәсми аккаунтларында Татарстан командасының эш барышын күзәтеп барыгыз:
https://vk.com/eco.tatar
https://instagram.com/eco.tatar?igshid=1mp7swl6o476n
https://www.facebook.com/eco.tatar
https://t.me/ecotatar