Программа «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының төп инструментларыннан берсе булып тора. 2020 елда әлеге механизмны гамәлгә ашыру өчен 1 млрд. сум бүлеп бирелгән иде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, хәзерге вакытта Россия Федерациясенең 80 төбәгендә 16 меңнән артык заемчы ташламалы ипотекадан файдаланган, шулардан 842 - Татарстанда. Россия буенча бирелгән кредитлар күләме 32 млрд. сум тәшкил итә, шулардан 1 млрд.857 млн – Татарстан буенча. Өстәмә финанслау эшне дәвам итәргә һәм 20 меңнән артык гаиләгә өстәмә рәвештә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Программа илнең барлык төбәкләрендә дә зур популярлык алды - ул авыл территориясендә әзер торак сатып алырга яки яңа торак төзергә теләгән кешеләр өчен еллык 3%ка кадәр ставка белән кредит бирүнең моңарчы күрелмәгән шартларын күздә тота. Беренчеләрдән булып мондый кредитны Россельхозбанк бирә башлады. Бүгенге көндә программада катнашучы кредит оешмаларының тулы исемлегендә 9 банк бар.
«Ташламалы авыл ипотекасы механизмы гражданнарның тормыш сыйфатын, аның уңайлылыгын яхшыртуга гына түгел, ә төзелеш секторын үстерүгә, шулай ук авыл территорияләрендә бизнес үсешен активлаштыруга да ярдәм итә, чөнки программа квалификацияле белгечләрне урыннарда калдырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, авыл ипотекасына ихтыяҗ зур булуын исәпкә алып, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы әлеге механизмны алга таба үстерү өчен финанслау суммасын арттыру мәсьәләсен карый.