Бүген муниципаль район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, «Восток Зернопродукт» АҖ генераль директоры урынбасары Шакиров Рамил Равил улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вәлиев Илфат Илдар улы, «Олы Кариле» ҖЧҖ директоры Сабиров Рамил Радик улы, идарә консультанты Исмәгыйлев Илнар Мөнәвир улы «Олы Кариле»ҖЧҖендә урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Хуҗалыкта урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Бөртекле һәм кузаклы культураларның 100 гектарын җыясы калды. Бүгенге көндә тулай җыем 4345 тонна тәшкил итә, уңдырышлылык-гектардан 29,7 центнер.
Наил Альберт улы урып-җыю алдынгылары 1500 тоннадан артык суктырган Баһаветдинов Тәлгать Солтанхәмит улына, Галимҗанов Илдар Ильяз улына Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды. Исмәгыйлев Фоат Фәрит улы, Йосыпов Рөстәм Галимҗан улы, Ганибаев Искәндәр Илдар улы акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.