"Демография" милли проектының "өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында 2020 елның 1 сентябреннән авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны районның медицина оешмаларына халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге автотранспорты белән илтү яңартылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Татарстан Республикасында Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә бәйле рәвештә 2020 елның 21 мартындагы 184 номерлы боерыгы нигезендә ташу туктатылды.
2020 ел ахырына кадәр диспансер күзәтүе, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү һәм онкологик авыруларны ачыклауга скрининг тикшеренүләре үткәрү максатларында "Кама Тамагы РҮХ" ДАССОда 384 өлкән яшьтәге гражданны һәм инвалидны китерү планлаштырыла.