Җәй эчендә Татарстан Росреестрына исәп-теркәү эшләренә 240 меңнән артык гариза керде

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Июнь аеннан башлап исәпкә алу-теркәү эшләрен үткәрүгә уңай үсеш билгеләнде – июнь аенда барлыгы 71820 гариза бирелгән, бу, узган ай белән чагыштырганда, 66,7% ка күбрәк. Әгәр апрель аенда, коронавирус белән бәйле рәвештә, Татарстан Росреестрына гаризалар саны кискен кимегән икән, июнь аена исәп-теркәү эшләренә гаризалар саны ике тапкыр, кәгазьдә дә, электрон рәвештә дә арткан.
Шулай ук 3 ай эчендә Татарстан Росреестрына ипотеканы теркәү өчен 22818 гариза һәм өлешләп катнашу килешүләрен теркәү өчен 10 526 гариза кергән, шуларның 50% тан артыгы электрон рәвештә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International