Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов эш визиты белән килде. Җыелыш барышында темалар каралды:
- туристик-рекреацион проектлар конкурсы;
- туризмны үстерү мөмкинлекләре;
- кызыксынган кешеләр һәм эшмәкәрләр белән сораулар буенча фикер алышу.
Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Заһидуллин Ринат тормышка ашырылырга тиешле объектлар һәм идеяләр исемлеген тәкъдим итте. Киңәшмә барышында Кама Тамагы муниципаль районы эшмәкәрләре тарафыннан берничә сорау каралды.