Кама Тамагы муниципаль районында гражданнар җыены

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 9 сентябрендә Кама Тамагы муниципаль районының Варварино һәм Тәмте авыл җирлекләрендә гражданнарның йомгаклау җыелышлары булып узды.
Җыеннарда Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, район хезмәтләре җитәкчеләре һәм бистәләрнең актив кешеләре катнашты. Җыелыш ахырында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International