10 сентябрьдә социаль блокның хезмәт коллективы белән эшлекле визит булды. Җыелышта Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары - Мөбәрәкшин Адель Рафик улы, Кама Тамагы районы башлыгы-Вазыйхов Наил Альберт улы катнашты. Иң яхшы хезмәткәрләр-Сергеева Светлана Александровна, Авксентьева Лидия Сергеевна һәм Чубынина Марина Владимировна бүләкләнделәр һәм үз бүләкләрен алдылар. Социаль яклау объектларында, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һәм "Кама таңнары"үзәгендә булдылар.