10.09.2020 елда, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Мөбәрәкшин Адель Рафик улы булып китте. Очрашу барышында халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә ТР үсешенең төп стратегияләре һәм юнәлешләре тыңланды, шулай ук Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре бүләкләнде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты Чубынина Марина Владимировнага һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән Авксентьева Лидия Сергеевна бүләкләнде. Алар арасында пенсионерлар, инвалидлар, хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре бар.
Хезмәткә җаваплы, намуслы карашлары өчен бу хатын-кызлар социаль хезмәтләрдән файдаланучылар һәм авылдашлары арасында лаеклы ихтирамга лаек. Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!