2020 елның 13 сентябрендә ГТХМ министры Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы һәм Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы сайлау участокларында булдылар.
Визит барышында алар тавыш бирү барышы белән таныштылар. Санитар-эпидемиологик таләпләрнең ничек үтәлүен, гражданнарның куркынычсызлыгы һәм башка моментларның ничек үтәлүен карадык.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы үзенең сайлау участогында тавыш бирде.