Татарстанлылар аграрийларның көндәлек мәшәкатьләре турындагы АГРОВИДЕНИЕ реалити-шоуда катнаша алалар

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 17 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә туры эфирда АГРОВИДЕНИЕ CNHI 2020 онлайн-шоу ачылачак.

Онлайн трансляция вакытында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасындагы ярышларны карарга, техника белән эшләүнең нечкәлекләре турында белергә мөмкин булачак, экспертлар компания белән эшләүнең төп өстенлекләрен бәяләячәк һәм аңлатачак. Ә иң актив тамашачылар арасында призлар уйнатылачак!

Чарада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгать итәчәк. Татарстан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре CNH Industrial җитештерүчесе белән күптән таныш. Завод Чаллы шәһәрендә урнашкан, ә Татарстан кырларында 2020 елгы яңалыкларны гына түгел, республикада 20 елдан артык кулланыла торган, үзләрен бик яхшы күрсәткән техниканы да күрергә мөмкин, алар 1000нән артык.

Агрошоу кызыклы һәм файдалы гына түгел, ә чын тамаша булырга охшаган. CNH Industrial партнеры булып танылган Farming Simulator онлайн-уенын эшләүче чыгыш ясаячак. Кичәнең интригасы – “Аларны урыннары белән алыштырдылар” фильмының аграр онлайн версиясе булачак. Бу чын сынау:“Фермер Геймерга каршы”.

“АГРОВИДЕНИЕ” - оффлайн һәм онлайн форматлар синергиясе (ике форматны бергә алып бару), аның иң төп үзенчәлеге – фермерларның үз тормышларындагы иң мөһим һәм җитди вакыйгалар призмасы аша авыл хуҗалыгына яңа караш турындагы тамашаның турыдан-туры интерактив трансляциясен бирү. Студиядә танылган кунаклар – тармак экспертлары, Россиянең 8 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан оффлайн ярышларда турыдан-туры катнашучылар, масс-медиа вәкилләре һәм, әлбәттә инде, аграрийлар очрашачак. Оештыручылар дөньяның төрле өлешләрендәге кырлардан эксклюзив видео материаллар һәм реаль вакыт режимында кызу дискуссияләр вәгъдә итәләр.

"CNH Industrial 2020" онлайн-шоуда катнашу өчен сайтта теркәлеп, үз соравыңны бирү яки интерактив чатта үз фикереңне язып калдыру җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International