Красновидово авыл китапханәсендә безнең кырлар һәм бакчалар патшабикәсе, кешенең икенче икмәгенә багышланган дәрес узды.
Китапханәче кыскача тарих турында сөйләде, Көз, бәрәңге турында шигырьләр укыды. «Кайнар бәрәңге» уенын һәм «Бәрәңге ашлары» викторинасын үткәрде. Күңелле танып-белү уеннарында балалар мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Чара ахырында балалар үзләре бәрәңгене савытларга утырттылар.