Казан телебашнясы Татарстан Президенты инаугурациясе көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт флагы төсләре белән яначак

2020 елның 18 сентябре, җомга

2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның үз вазыйфасына керешү тантанасы узачак.

18 сентябрьдә Татарстан Президенты инаугурациясе уңаеннан РТРС Казан телебашнясы Татарстан Республикасы Дәүләт флагы төсләренә кереп яктыртылачак.

Тантана иртәнге сәгать 10да,  С.Сәйдәшев исемендәге  Зур Концертлар залында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә башланып китә. Телебашня кичке 7 дән  10 сәгатькә кадәр яктыртылачак .

Белешмә өчен:

Казан телебашнясы-РТРС Татарстан филиалы тапшырулар челтәренең иң эре объекты, аның озынлыгы 180 метр тәшкил итә. Архитектура-сәнгать яктырткычларының яңа системасы анда 2018 елгы Дөнья чемпионатына монтажланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International