Балаларны көзге куркынычсызлыкка әзерләү

2020 елның 18 сентябре, җомга

Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан,  уку башланганнан соң игълан ителгән куркынычсызлык айлыгы үткәрү уңаеннан һәм 2020 нче елның козге чорында сулыкларда куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча Кама Тамагы кече куләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә даими эш алып барыла.

2020 елның 18 сентябрендә 10.00 сәгатьтә  Кама Тамагы инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев,   «Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең  укытучылары һәм 3 класс укучылары катнашында «Тормыш куркынычсызлыгы нигезе» дип исемләнгән ачык дәрестә катнашты.

Очрашу укучыларны һәм укытучыларны уку елы башлану белэн котлаудан башланды.

Очрашуда кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев балаларга үзләренең эшчәнлеге,  сулыкларда район куләмендә үткәрелгән куркынычсызлык чаралары, көзге чорда сулыкларда кулланыла торган кагыйдәләр турында сөйләде. Үткәрелгэн чарада 14 кеше катнашты.

Ачык дәреснең максаты итеп балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белэн таныштыру, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дөрес юл табуны өйрәтү куелган иде. Хезмәткәрләр балаларга яхшы укуларын, көндәлек тормышта иминлек теләделәр.

 

Дәүләт инспекторы                                                                                                                          Н.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International