Кама Тамагы районы буенча "Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" барлык теләүчеләрне вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе филиалы барлык теләүчеләрне 2020 елның 24 сентябрендә вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Чара Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 105 йорт адресы буенча урнашкан «Бизнес центр» актлар залында 10: 00 дән 11:00 гә кадәр узачак.

Вакансияләр ярминкәсендә сез вакансияләр банкы белән таныша, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләреннән түләүсез консультацияләр ала, эш бирүчеләр белән очраша аласыз. Шулай ук сезнең мәнфәгатьләрегез һәм сәләтләрегезгә туры килә торган һөнәри өлкәне билгеләү өчен һөнәри ориентацияне узу мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International