Утырыш яше буенча иң өлкән депутат булып “Кама Тамагы муниципаль районының Осинники авыл җирлеге” муниципаль берәмлегеннән Арланов Геннадий Георгиевич килде, Совет эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Россельхозбанк” Татарстан төбәк филиалы директоры Кудермәтова Ләлә Ринат кызы катнашты.
Үткән утырышның көн тәртибенә төп мәсьәләләр булып түбәндәгеләр тора:
1. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгын сайлау.
2. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгының урынбасарын сайлау.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы итеп Вазыхов Наил Альберт улы, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары - Габидуллин Газинур Авхатович сайланды.
Муниципаль район Советының беренче утырышы чакырылган депутатны муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләү белән тәмамланды