Слайд-сәяхәт «Вакыт көзгесендә яраткан бистә» Затон поселогы китапханәсендә

2020 елның 25 сентябре, җомга

Затон поселогы китапханәсенә Кадет интернат-мәктәбенең 5 сыйныф укучылары килде. Балалар "Вакыт көзгесендә яраткан бистә" дигән слайд-сәяхәтендә катнаштылар.

   Чара башында "Кече Ватан" дигән мәгнәсенең нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр. Балалар белән виртуаль экскурсия ясадык, бистәбезнең тарихы белән таныштык. Кеше кайда гына яшәсә дә, җирдә теләсә кайсы урынның үз үзенчәлекләре бар.

   Безнең бистә кабатланмас – аның тарихы бик бай. Һәм моны укучыларыбыз белергә тиеш. Һәр кешегә  үзенең кече Ватаны, данлыклы бабалары белән горурланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International