Кондратьева Людмила Михайловна 90 яшьлек юбилее

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

29.09.2020елда Кондратьева Людмила Михайловнаны 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм Тәмте авыл җирлеге башлыгы Зиновьев Игорь Альбертович котлады.

Людмила Михайловнага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В.В.Путиннан котлаулар тапшырылды.

Кондратьева Людмила Михайловна 1930 елның 29 сентябрендә туган.

1946 елдан 1950 елга кадәр Тәтеш педагогия училищесында укыган. Бимер мәктәбендә 1954 елга кадәр рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1954 елдан 88 номерлы балалар йортында тәрбияче булып эшли, ә 1958 елдан 1961 елга кадәр директор. Бер ел Кама Тамагы РОНО инспекторы булып эшләде. Махсус рәвештә КГЛИ ны 1957 елда тәмамлый.   1962 елда Теньков урта мәктәбенә җибәрелә, анда рус теле һәм әдәбияты укытучысы һәм завуч булып эшли. 1982 елдан 1985 елга кадәр Тәмте урта мәктәбе директоры була. Людмила Михайловнаның хөкүмәт бүләкләре бар: «Халык мәгарифе отличнигы».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International