Валеева Ания Габдрахман кызының 90 яшьлек юбилее

2020 елның 2 октябре, җомга

02.10.202020 елның 2 октябрендә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов һәм Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Хатыйп улы Вәлиева Ания Абдрахман кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Валеева Ания Габдрахман кызы Кама Тамагы районы Олы Карамал авылында крестьян гаиләсендә 1930 елның 2 окябрендә туган. 1938  елда Олы Карамал мәктәбенә  укырга  керде, 7 сыйныф бетергәч колхозга эшкә урнаша. 1951 елда Казан дәүләт педагогия институтына татар һәм әдәбият бүлегенә укырга керде. Институт тәмамлап районга кайта һәм Олы Салтык мәктәбәндә әшли башлый. Анда 1 ел эшләгәч Атабай авылына эшкә җибәрәләр.

1950 елның гыйнварында  Атабай авылы егетенә Әмиргә  кияүгә чыга. Ике бала тәрбияп үстерәләр. Улы Азат Казан шәһәрендә яши, кызы Римма гайләсе белән Иске Казиле авылында гомер итәләр. Ания апа балары, оныклары, оныкчыклары белән гөр яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International