«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» мәгълүматлары буенча, 3 октябрьгә Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелми.
2020 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
2020 елның 3-10 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы көтелә.
3 октябрь көнне алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан, 4-9 м/с.Төнлә минималь һава температурасы +2..+7, урыны белән -1 гә кадәр салкыннар көтелә. Көндез максималь һава температурасы +15..+20˚.