Гомер буе эштә

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе

     Куйбышев Затон поселогында яшәүче Галина Степановна Завалова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны муниципаль район башлыгы исеменнән МР Советы аппарат җитәкчесе Илдар Вахитов һәм җирле үзидарә башлыгы Елена Сороковнина котлады.
     Галина Степановна хезмәт эшчәнлеген унбиш яшеннән совхозда төрле эштә эшләүче булып башлый. Аңа басуда да, фермада да эшләргә туры килә. Бөек Ватан сугышы елларында тылдан фронтка ярдәм итеп, Куйбышев исемендәге заводта эшли. Сугыштан соң Галина Степановна хезмәт эшчәнлеген флотта – “Терек” теплоходында матрос булып хезмәт итә. Кияүгә чыгып ире белән өч ир бала  – Владимир, Николай һәм Александрны үстерәләр. Балалар үсә төшкәч балалар бакчасына хуҗалык мөдире булып урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Без Галина Степановнаны 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз, аңарга сәламәтлек һәм якыннары белән бергә тыныч тормышта яшәвен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International