25 февральдә “Салават күпере” балалар бакчасында балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган ата-аналар җыелышы үткәрелде.
Җыелышка полициянең өлкән участок уполномоченные Марат Садруллин чакырылган иде. Республикада балалар урлау белән бәйле вакыйгалар уңаеннан Марат Садруллин ата-аналарны игътибарлы һәм сак булырга чакырды, балаларга гади һәм ышанычлы кагыйдәләр өйрәтергә кирәклеген аңлатты.