Мәдәният йортында укытучылар көне

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Укытучылар көне-чын мәгънәсендә бөтенхалык өчен яраткан бәйрәм. Бу бәйрәмнең әһәмияте укытучылар өчен генә түгел, укучылар өчен дә бик зур. Бу көнне барлык укучылар да укытучыларга рәхмәтләрен белдерәләр, әйтеп бетергесез хезмәтләре өчен. Чөнки укытучы эше гаять зур сабырлык һәм даими профессиональ камилләшүне таләп итә. Җәмгыятьне формалаштыру һәм үстерү өчен аның әһәмиятен бәяләп бетерерлек түгел.

Бүген, 6 октябрьдә, бәйрәмчә бизәлгән район мәдәният йортында күп кенә укучылар өчен әйләнә-тирә дөньяны танып белүдә, тормыш планнарын төзүдә ярдәм итүче укытучылар җыелды.

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, «Кама Тамагы муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ начальнигы Гыймадиева Елена Александр кызы, Кама Тамагы муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе Гращенкова Татьяна Николаевна барлык укытучыларга сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тормышларында уңышлар теләделәр һәм районның иң яхшы укытучыларына бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International