7 октябрьдә Казан дәүләт филармониясенең Концертлар залында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Балкыш» («Сияние») Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның VI Республика фестивале лауреатларының Гала-концерты булды.
Безнең районнан әлеге чарада Красновидово авылыннан «Оберег» халык ансамбле катнашты (җит. Любовь Вәлиева). Иҗади коллектив фестиваль лауреаты исеменә лаек булды һәм тиешле диплом белән бүләкләнде.
Моннан тыш, безнең район торак пунктларыннан берничә ветеран үзешчәннәре дә катнашучылар Дипломнары белән бүләкләнде.