Кама Тамагы муниципаль районының Җирлекара үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 «Б» сыйныф укучылары өчен «Бөек Ватан сугышының яшь Геройлары» дип исемләнгән дүрт китап презентациясен күрсәттеләр (сыйныф җитәкчесе: Хәбибуллина Н.С.).
Әлеге китаплар Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән.
Җыентыкта яшь геройлар һәм тылда Җиңүне якынайткан балалар турында сөйләү темасы кузгатылды. Аларга бүләкләр, Герой йолдызларыда бирмәгэннэр, тик шулайда аларның хезмәт батырлыгы онытылмый.
Алар бик көчле булып чыкты. Ач, киергэ кием булмасада , алар басуларда, фермаларда, станокларда, тракторларда әти-әниләре, өлкән абыйлары белэн бер рэттэн эшләделәр. Бу китапларнын эчтэлеген, үзгәртергә һичкемнең көче җитмәс.Әйдәгез бездә онытмыйк аларның батырлыкларын, тырышлыкларын, эстафета таякчыгы буларак буыннан буынга тапшырыйк.