«Туган як – Родной край» республика акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина, район муниципаль берәмлекләре башлыклары Татарстан Республикасында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булдылар.
Һәр ветеранга якташларының җылы теләкләре язылган пакетлар тапшырылды. Пандемия уңаеннан бүләкләр Роспотребнадзор таләпләрен үтәп тапшырылды.