68 компетенциянең берсе буенча түләүсез уку узарга чакырабыз

2020 елның 9 октябре, җомга

Татарстан Республикасында «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) берлеге инфраструктурасын җәлеп итеп, яңа коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән затларга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру буенча яңа проект старт алды.

68 компетенция (һөнәр, укыту программалары) буенча түбәндәге өч категория гражданнары түләүсез белем алырга хокуклы:

- белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар;

- эштән китү куркынычы астында булган затлар;

- эш эзләүче гражданнар.

Проектны оештыручылар-Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) " берлеге. Укыту Worldskills халыкара стандартлары буенча оештырылган мәйданчыкларда узачак.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәләреннән зыян күргән затларны яңадан укытуны оештыру өчен җаваплы төбәк операторы итеп Татарстан Республикасының алдан һөнәри әзерлек үзәге билгеләнде. Тел.: 8(843) 204-33-94 e-mail: info@copp16.ru

Укырга теләүчеләр мөстәкыйль рәвештә уку узу өчен теркәлергә мөмкин. Укулар "Ворлдскиллс Россия" берлеге платформасында түбәндәге адрес буенча уза: express.worldskills.ru гражданнар шәхси кабинетта компетенция (укыту программасы) һәм укыту үзәге (уку йорты) сайлап алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International