«Чиста йорт», «Чиста ишегалды» акцияләре

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Өлкәннәр декадасы кысаларында "Чиста йорт","Чиста ишегалды" акцияләре үткәрделәр.

Өлкән яшьтәге гражданнарга торак биналарны һәм ишегалды корылмаларын комплекслы чистартуда ярдәм күрсәтелде. Акция барышында социаль хезмәткәрләр өйдә дымлы җыештыру үткәрделәр, тәрәзәләр, түшәмнәр, люстралар юдылар, волонтерлар ишегалдын һәм йорт яны участокларын коры үләннән чистарттылар, коры ботаклар һәм иске агачларны кистеләр.

Үткәрелә торган акцияләрнең максаты-өлкән яшьтәге гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү, балаларда өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү, аларда өлкән яшьтәге кешеләргә карата мәрхәмәт, мәхәббәт, җылылык һәм Наз хисләре тәрбияләү, өлкән кешеләр турында кайгырту һәм тәрбияләү, аларга ярдәмгә килә белү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International