Татарстан музейлары белешмәсе

2013 елның 1 марты, җомга

     Музейлар эшчәнлеген популярлаштыру максатында  һәм Бөтендөнья студентларының «Унивесиада-2013”тә туристларга хезмәт күрсәтүгә бәйле рәвештә Россия музей хезмәткәрләренең Татарстан бүлекчәсе һәм  ТР Милли музее Татарстан музейлары белешмәсе чыгаруны планлаштыра.

     Белешмәгә Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музеен да кертү күздә тотыла. Аны өйрәнү максатында 6 мартта музей экспозицияләрен һәм инфраструктураны бәяләү өчен белгечләр киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International