Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны бергәләп кабул итүе Татарстан Республикасында Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры белән очрашты Татарстан Республикасы яклау министрлыгы

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.

2020 елның 20 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән «Skype»программасына турыдан-туры тоташу юлы белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International