Хәбәр

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 12.10.2020 ел, № 6 боерыгы нигезендә Кама Тамагы штп башкарма комитеты муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын – Кама Тамагы штп Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарын биләүгә конкурс игълан итә.

Конкурсны үткәрү датасы: 2020 елның 13 ноябре. Конкурсны үткәрү урыны-Кама Тамагы штп ҖҮИ бинасы (422820, ТР, Кама Тамагы штп, Совет ур., 11)

Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыларга карата куелган таләпләр:

- эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары һөнәри белем, муниципаль хезмәтнең төп яки әйдәп баручы вазыйфаларында ике елдан да ким булмаган муниципаль хезмәт стажы яисә белгечлек буенча биш елдан да ким булмаган хезмәт стажы.

Конкурста катнашу өчен Башкарма комитет белгеченә тапшырырга кирәк:

- шәхси гариза;

- үз кулың белән тутырылган һәм имзаланган анкета;

- кандидатның шәхесен таныклаучы документ күчермәсе (паспорт, хәрби билет, шәхес таныклыгы).

- һөнәри белем, шулай ук гражданин теләге буенча - өстәмә һөнәри белем, гыйльми дәрәҗә бирү турында документлар күчермәсе.

- Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенә һәм муниципаль хезмәткә керүгә яки аны узуга комачаулаучы авыру булу (булмау) турында медицина учреждениесе бәяләмәсе (исәп формасы № 001-ДС/у) Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2009 елның 14 декабрендәге 984н номерлы боерыгы белән расланган).

- хезмәт кенәгәсенең күчермәсе (хезмәт эшчәнлеге беренче тапкыр башкарыла торган очраклардан тыш) яисә гражданның хезмәт эшчәнлеген раслаучы башка документлар.

- муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүгә дәгъва кылучы гражданның керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмә.

Документлар 16.10.2020 башлап 9.11.2020 кадәр кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефоннар: 2-14-76, 2-15-76.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International