2020 елның 19 октябрендә дүртенче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль районы советының 2 нче утырышы узды.
Көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды:
1. Кама Тамагы муниципаль районы Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча Даими комиссиясен төзү турында
2. Кама Тамагы муниципаль районы Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, ТКХ һәм төзелеш буенча Даими комиссиясен төзү турында
3. Кама Тамагы муниципаль районы Советының Экология, аграр мәсьәләләр, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану буенча Даими комиссиясен төзү турында.
4. Социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча Кама Тамагы муниципаль районы Советының даими комиссиясен төзү турында.
5. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының даими комиссияләре рәисләрен раслау турында.
6. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы Президиумын төзү турында.
7. Муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү буенча Кама Тамагы муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының вәкаләтләре турында