Миннуллина Миннихәят Абдулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

20.10.2020 ел. Миннуллина Миннихәят Абдулла кызы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.Миннуллина Миннихәят Абдулла кызына чәчәкләр, котлаулар һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Миннуллина Миннихаят Абдулла кызы 1930 елның 20 октябрендә Апас районы Кече Болгаер авылында туа. 1947 елда колхозга эшкә керә. Төрле эшләрдә эшли. Сугыш башлангач, абыйлары сугышка китә. Бөтен эш хатын-кыз, бала-чагалар җилкәсендә була. Ат җигеп районнан чәчүлек, тоз ташый.

1955 нче елда Келәнче  егете Миннегалигә кияүгә чыга. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 1956 елда – илдүс, 1958 елда – Гүзәл, 1960 – Әхмәт, 1963 елда – Әлфия туа. Тормыш иптәше – Миннегали абый йорәге авыртып иртә үлеп китә. Миннехәят апа дүрт бала белән тол кала. Авырлыкларга бирешми, балаларны тәрбияләп олы тормыш юлына озата.

Келәнчегә килен булып килгәч тә, колхозда төрле эшләрдә эшли. 1985 елда пенсиягә чыга. 2004 нче елда “Ветеран труда” медале белән бүләкләнә. Шулай ук тылда әшләгәне өчен төрле медальләр, мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Бүгенгесе көндә улы Әхмәт һәм килене Гөлфия тәрбиясендә гомер кичерә. Беренче группа инвалид.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International