Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ нән 22 октябрьнең 22.00 сәгатеннән алып 23 октябрьнең 18.00 сәгатенә кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында Консультация-кисәтү килде.
2020 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Көндез 16 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.